top of page

Безнең хакта

Өлге авылы клубы турында кыскача белешмә.
1.Тарих.

.Өлге авылы клубы барлыкка килү тарихы революциядән соңгы елларга барып тоташа. Иң беренче кичләрен яшьләр авыл башындагы мәктәп итеп үзгәртелгән бай йортында җыелышып күңел ача башлый. Аулак өй, кичке уен тибында уткәрелә торган мондый кичәләрне уздырунын кирәклеген аңлап колхоз идарәсе авыл уртасында елга буендагы байлардан калган бер бинаны клуб итеп узгәртергә карар кыла. Анда клуб мөдире итеп Саляхова Бибинур апаны куялар. Бибинур апа ире белән башка авылга күченеп киткәч, клуб мөдире булып минем әбием Шәйхетдиноа Гаилә эшли башлый.  Соңарак, бу бина бик искергәч, шушы урыннан ерак түгел икенче бина салына. Биредә Гыйләҗева Саимә апа озак еллар клуб мөдире булып эшли. 1992нче елның декабрь аенда авылда заманча яңа клуб төзелеп файдалануга тапшырыла. Саймә апа биредә бер ел эшләгәч, эшен Салихов Илгиз абыйга тапшырып лаеклы ялга китә. 2009нчы елның 1нче октябреннән клубта мин Саляхова Миләүшә Рашит кызы клуб мөдире вазыйфасын башкарам.

2. Бүгенге көн

Клуб бинасы Өлге авылы, Үзәк урам, 19нчы йорт адресы буенча урнашкан.

150 урынга исәпләнгән.  Шуның 32кв.метрында китапханә урнашкан.

339 квдрат метр мәйданны биләп тора.

 Газ белән җылытыла.

 Су кергән, счетчигы бар

Клубка 2009нчы елның февраль аенда ремонт ясалды. ( стеналар, идәннәр буялды, тәрәзәгә һәм сәхнәгә зәвыклы пәрдәләр тегелде, урындыклар яңа тыш белән тышланды.

3. Клубта эшләүчеләр.

1. Клуб мөдире: Саляхова Миләүшә Рашит кызы.(1978)  2009нчы елның 1нче октябреннән эшли.

2. Китапханәче: Салихова Альбина Камил кызы(1965)

3. Техник персонал: Шайхутдинова Разия Нургаяновн кызы (1965)

4. Газ операторы: Салихов Илгиз Мәксүт улы (1965)

Кукмара районы Өлге авылы клубы

© 20 Саляхова Миләүшә Рашит кызы   Сайт создан на Wix.com

  • Facebook Clean Grey
  • Twitter Clean Grey
  • LinkedIn Clean Grey
bottom of page