top of page

Урам бәйрәме.

5 нче август көнне урам бәйрәме уздырдык. Авылыбызның иң актив, бердәм күршеләр булып яши белүче көек очы дип йөртелүче, үзе үзәк урамның бер тармагы булган бу урамда чынлап та күпләргә үрнәк булырлык, бик уңган халык яши. Ул Алсу апаның пылавы үзе генә дә ни тора. Кул эшләреннән дә өстәлләр сыгылып тора иде. Рәхмәт шушы урам халкына, гел шушылай тату күршеләр булып яшәү насыйп булсын.

Чишмә буена сәяхәт.

Авырлыклары булса да, бик тә күңелле, рәхәт безнең эшебез. Кешеләргә бәйрәм ясыйбыз, үзебез дә ял итә беләбез. 25нче июль көнне балалар белән салкын чишмә янына барып ял итеп кайттык. Яраткан урыныбыз ул безнең. Рәхәтләнеп уйнап, чәчәкләр җыеп, шул чәчәкләрдән җәйнең хуш исләре бөркелеп торган тәкыялар үреп, зур гына карбызның башына җитеп китапханәче Альбина апаның матур, мавыктыргыч китапларыннан өзекләр укырга да җитешеп кайттык. Бик күңелле булды. Балалар шул кадәр сөенеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар белән үзебез дә балачакка кайткан кебек булдык. Шушы салкын чишмә буенда узды шул безнең балачагыбызның күп кенә күңелле мизгелләре. 

Миллек җыярга бардык.

3нче июль көнне каенлыкка миллек җыярга бардык. Әтием Шайхутдинов Рашит балаларга миллек җыю тәртибен аңлатты. Аны яхшылап бәйләү серләре белән уртаклашты. Бу эш балаларга да үзебезгә дә бик ошады. Рәхәтләнеп ял итеп, урман һавасы сулап, хезмәт тәҗрибәсе копилкасына тагын бер хәзинә өстәп кайттык.

Хәтер көне

Ел артыннан ел үтеп, сиздермичә вакыт узып бара. Купмедер вакыттан соң ачы сугыш хатирәләре шаһитләре калмас та. Аларны без төсе уңган сурәтләрдә, һәлак булучылар исемлегендә, һәйкәл һәм обелискларда, архив, тарих язмаларыннан гына барлый алырбыз.
Ә бүген хәтер көне. Бүген без яу кырында ятып калган, исән кайтып илне күтәрүдә көч куйган ветераннарыбызны искә алабыз. Киләчәктә илләр тыныч булсын, безгә, һәм бездән соңгы буыннарга сугыш ачысын күрергә туры килмәсен дип теләк телибез.

Сабантуй 2018

Сабантуебыз искиткеч шәп узды. 

Кайтавазым киемле булды.

сабантуйга әзерлек бик көчле булды быел. шушы әзерлек кысаларында иң зур иң авыр эш ансамблебезгә костюмнар тегү булды. Әни белән икәүләп җиде костюм тектек.  матур гына килеп чыкты шикелле.

Туган төбәкне өйрәнү.

Туган төбәкне өйрәнү максатыннан балалар һәм яшүсмерләр белән су буена сәяхәт мизгелләре. 
Без су буеннан кайтып керми идек. Балык тотып, су керенеп, күпер астында уйнап, комда аунап көн уздыра идек. балачагымның күп мизгелләре су буе белән бәйле. яратам да соң ... Ә хәзер балаларны су буена үзләрен генә төшереп җибәрмибез дә. Сукмаклары да күптән юкка чыккан. Бу кечкенә генә сәяхәт бик күңелле булды. Эх җәе дә җылы булса...

Сабантуйга әзерлек.

9нчы июнҗ көнне Киндеркүл авылында, 10нчы июнҗ көнне үзебезнең авылда сабануй уздыру өчен сөлге җыйдык. фБик күңелле булды. Берничә тапкыр яңгыр килеп явып китсә д чын бәйрәм төсмере алган бу чара бик үңелле узды. Сабантуебызга бик күп бүләклр җыйдык.

семык-2018

2нче июнь көнне районыбызда Республика күләм мари халык бәйрәме булган Семык бәйрәме узды. Поч-кучук авылында бик матур урында узганбу бәйрәмгә республикабызның төрле төд=бәкләреннән кунаклар килгән иде. без дә бу бәйрәмгә күргәзмә белән бардык. Татар халкының милли ризыкларыннан, һәм үзебезнең җирлеккә хас булган кул эшләре күргзмәсе барлык кунакларга да ошагандыр. күргәзмәнең зур гына өлешен минем кул эшләрем тәшкил итте. шулай ук курчак театрымның курчакларын да алып бардым. алар балта осталарыбыз ясаган матур паровоз пассжирлары булып утырдылар.

Балаларны яклау к

1нче  июн көнне балаларны яклау көненә карата "Күңелле стартлар" уены уздырдык. көн суык булуга карамастан балалар бик телэп уеннарда катнаштылар. Уен ахырына мәгълүм бер хикәяттәге кебек көне дә җылынп китте.

Батыр-кукрак Куянкай


20 нче май көнне "Балачак" курчак театрыбыз тамашачыларына "Батыр- куркак Куянкай" дип аталган өрь-яңа спектакль тәкъим итте. Спектакль барышында балалар Куянкай белән бергәләп дуслардан аерылып йөрмәскә, әниләрнең сүзләрен тыңларга, таныш булмаган җирләргә ялгызың гына бармаска кирәклегенә төшенделәр.

Балалар мәйданчыгында өмә.

13нче май көнне балалар мәйданчыгын тырмалап җыештыру өмәсе оештырдык. Элеге өмәдә авылдашларыбызның олысы да,  кечесе дә бик теләп катнашты. Күп кешегә эше дә күп тимәде, күз ачып йомганчы, мәйданчык ялт итеп чистарып калды. Ә без, клуб хезмәткәрләре авылыбызның иң оста пешекчесе Алсу апа белән омәгә килүчеләрне тәмле зәрә боткасы пешереп сыйладык.

Киләчәгеңә чик куйма!

11нче май көнне балалар һәм яшүсмерләр өчен "Киләчәгеңә чик куйма!" девизы астында профилактик сөйләшү, информацион сәгать уздырдым. әңгәмә чәй остәле янында узды. 

Онытырга хакыбыз юк!

8нче май көнне Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата митинг уздырдык. 
Ел  саен илебез җиңү көнен бәйрәм итә. Без бу көнне шатланып, моңсуланып һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр куңелендәге жәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм -  шатлыклы, әмма сагышлы, моңсу бәйрәм. Быел илебез Бөек Җиңүнең 73 еллыгын  бәйрәм итә. Ветераннарыбыз очәү, икесе безнең бәйрәмебезгә килә алды. Без аларны шәһсән котлый алуыбыз белән бәхетле булдык. Үлмәс пол портретлары да узган елдагыдан күпкә күбрәк булды.
Бәйрәмебезгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да чакырылган иде. Митингтан соң бәйрәм шушы кадерле кунакларыбыз хөрмәтенә әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Хәлең ничек ветеран?

January 01, 2020

Инде ветераннарыбыз сафы да нык сирәгәйде. Шулай да безнең авыл башка авылларга караганда бу яктан бәхетлерәк дип әйтергә була. Чөнки , кайсыбер авылларда сугыш ветераннары инде бөтенләй калмаган да икән. Ә безнең  сугышның тере шаһитләре- өч бөртек сугыш ветераныбыз бар! Алар:

Салихова  хәтирә апа,  Салихов Мөбәракҗан абый һәм  Мухамадиев Гайфи абый.

Өч ветеран- өч язмыш.Беренче карашка гына аларның язмышлары охшаш. Бер үк илдә яшәп,бер үк фронт юлын үткән кешеләр булсалар да, аларның һәрберсенең үз язмышы,үз фаҗигасы, үз бәхете бар. Тик, киләчәк буынга булган бер теләк берләштерә аларны: “Сугыш кына булмасын”,- диләр алар. Әйе, сугыш кына була күрмәсен. Калганы барысы да булыр.

Бүген  ветераннарыбызның хәлләрен белешеп, 8нче май көнне булачак бәйрәмгә чакыру кәгазе тапшырып,котлау открыткалары таратып кайттым. 

Без Тукай оныклары

28нче апрель көнне Г. Тукайга 132 ел тулу уңаенн Балалар бакчасында кунакта булдык. Китапханәче Альбина Салихова балаларга Г.Тукай иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Үзем исә Убырлы карчык образына кереп балаларны әкият доньясына сәяхәткә дәштем. Клубыбызда эшләп килүче “Балачак” курчак театрыннан бүләк буларак “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттек. Аннары Тәрбияче Алия Касимова белән берлектә балалрга “Йөзек салышлы”, “Гөлбану” кебек татар халык уеннарын уйнаттык.  Очрашу бик күңелле узды. Бакча коллективы да, балалар да безгә рәхмәтләр әйтеп тагын килүебезне теләп калдылар.

Зәр-зәр-зәрәки...

January 01, 2020

1нче май көнне Өлге авылында Зәрә бәйрәме узды. Бу безнең авылда борынгыдан калган матур традицион бәйрәм. Авыр ачлык, сугыш елларында да аыны уздырмый калмаганнар. 29ны апрель көнне балалар җыелышып бәйрәм уздыру өчен ярма, бирнә җыйдылар. 1нче май көнне авылыбызның иң оста пешекчесе Алсу апа Салихова телеңне йотарлык тәмле итеп зәрә боткасы пешерде. Ботка пешкәнче җыелган балалар өчен сабантуй уздырдык. Бәйрәмнең даны елдан ел ераккарак тарала. Чөнки елдан-ел җыелган халыкның саны арта бара. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да зәрә бәйрәмендә катнашу, тәмле, сихәтле боткадан авыз итәргә дип бу көнне авылыбызга кайтырга тырышалар

Дуслыгыбыз белән көчле без!

24нче апрель көнне балалар өчен “Дуслыгыбыз белән көчле без!” исеме астында ял кичәсе узды. Традициягә кереп, ел саен үткәрелүче әлеге кичәдә балаларга татар халык уеннары белән бергә заманча уеннар да тәкъдим ителде. уеннардан соң бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте.

Туган яктан илһам алып...

22нче апрель көнне Манзарас мәдәният йортында узган“Туган яктан илһам алып” районкүләм фестивальда “кайтаваз” җыр ансамбле белән чыгыш ясадык. Биредә ветераннар клубына йөрүче авылдашларыбыз Харитонова Альмира, Зарипов Мөдәрис, Валиева Венералар аерым номерлар белән чыгыш ясадылар.

Бездә зур яңалык! "Кайтаваз" ансамбле доньяга килде!

Хыялланып йөри торгач, чираттагы хыялым да чынга ашты. Клубыбызның үзенең ансамбле бар хәзер! Иемен бөтен авыл белән эзләп, сайлап куйдык. "Кайтаваз" ыбызга уңышлар гына телисе кала!

Семенарда катнаштык.

18нчы ,19 нчы Апрель коннэрендэ,районыбызда уткэн Республика традицион мэдэниятне устеру буенча семинар булып утте.Бу семенарда Кукмара,Саба,Телэче,Этнэ,Балтач районнарыннан барлыгы 200 гэ якын мэдэният хезмэткэрлэре катнашты. 

Иксез чиксез күк бит ул...

12 нче апрель көнне космонавтика көненә карата “ Иксез чиксез күк бит ул!“ дип исемләнгән викторина уены булды. Уенда балалар ике командага бүленеп космос турындагы белемнәрен барладылар.

Бер картлыкта-бер яшьлектә.

3 нче апрель көнне ветераннар клубының “Бер картлыкта, бер яшьлектә” дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Әлеге кичәдә өлкәннәр гармунга кушылып яраткан җырларын башкардылар, яшьлекләрен итскә алып вальс әйләнделәр. Төрле уеннарда катнашып күңел ачып, халкыбызның иң тәмле булган кунак сые ит бәлешеннән авыз итеп, ял итеп таралыштылар.

Курчак театрыннан яңа спектакль

30 нчы март көнне “Балачак” курчак театры тамашачыларын өр-яңа спектакль белән куандырды. Курчак театрының директоры Убырлы карчык, килгән балаларга  яңа кызыклы уеннар әзерләп көтеп торган иде. Ә инде “Урман әкияте” (авторы Саляхова М.Р.) әкиятен караганда балалар тәрбиясез Төлке кызының дуслар табарга тырышып, Доктор Айболиттан тәрбия сабагы алуын күзәттеләр. Ана тылсымлы сүзләр өйрәнергә булыштылар.

Нәүрүз.

January 01, 2020

25нче март Көнне Өлге авылында “Нәүрүз - кыш озату” бәйрәме уздырылды. Авыл башындагы тау янында узган бу бәйрәмгә килгән олысы- кечесе төрле конкурсларда, уеннарда катнашып, матур җырлар тыңлап, күңелле итеп ял итте. Бәйрәм коймагы белән кайнар чәй эчеп, бу кышка соңгы тапкыр туйганчы тау шуып, кышны озатып яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алдык. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай үз постын Язга тапшырды. Убырлы карчык исә үз репертуарында: бераз хәйләкәррәк булса да, бу бәйрәмнен ямен артык бозмады, тәртипле булырга тырышты.

Мәрхәмәтлелек атнасыннан да читтә калмадык.

15нче март. Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында “онытырга хакыыз юк!”девизы астында “Тамчы” бию коллективы, клуб хезмәткәрләре көче белән. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә керү юлын кардан чистартуны оештырдык

Терроризмнан сак булыйк!

14нче март көнне Өлге авыы клубында “ Терроризм, экстримизмга каршы уяу булыйк!” исеме астында информаөион сәгать узды. Бу чарада балаларга Терроризм, экстримизм турында мәгълүмат бирелде, көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, үз-үзләрен тоту кагыйдәләре аңлатылды.

ы озатып яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алдык. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай үз постын Язга тапшырды. Убырлы карчык исә үз репертуарында: бераз хәйләкәррәк булса да, бу бәйрәмнен ямен артык бозмады, тәртипле булырга тырышты.

Нечкәбил

9нчы март көнне халык ара хатын-кызлар көненә карата “Нечкәбил” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Кичәбезнең максаты, авылыбызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнен раслау, авылдашларга бу киленнәребезнең уңганлыгын булганлыгын күрсәтү, ә инде гаиләләрендә алар белән горурлану хисләре булдыру иде. Концерт номерлары белән үрелеп барган әлеге кичәдә авылыбызның иң уңган дүрт килене төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда катнашып үзара көч сынаштылар. Бу гүзәл ханымнарның тормыш иптәшләре барысы бергә чәчәкләр тотып сәхнәгә менеп сөйгәннәрен шушы яз бәйрәме белән котлавы кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Ил таяна безнең егетләргә!

23нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә карата “Ил таяна безнең егетләргә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бу бәйрәмдә авылыбызның иң кыю биш егете  төрле конкурсларда, уеннарда катнашып үзара көч сынашты. Концерт барышында  “Тамчы” бию коллективы тамашачыга матур биюләрен тәкъдим итсә, җырчыларыбыз яңа җырлар белән куандырды. Егетләр арасында барган бәйгенең җиңүчесе исемен Раил Хасанов яулады.

Чана бәйрәме 2018

.18нче февраль көнне “Чана бәйрәме” уздырдык. Авыл башында үзебезнең капка төбендә ирем һәм улым  тарафыннан  узган елдагыдан да биегрәк итеп, дүрт шуу трассасы булдырып,  ясалган тау янында узган бу бәйрәмебез  һәркемнең күңеленә хуш килде.  Бәйрәмгә килгән һәр кешегә кайнар чәй, яңа пешкән коймак белән сыйлану мөмкинлеге оештырылган иде.  Балалар гына түгел, өлкәннәр дә оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Матур итеп бизәлгән чаналарга алдан ук конкурс игълан иттек. Әлбәттә  инде бу конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр булмый калмады. Бертуган Альмира һәм Венера апалар, аланың күршесе Эльмира апа бизәп алып килгән чаналар бәйрәмебезне тагын да бизәп җибәрде. Бизәлгән чаналар янында истәлеккә фотога төшүчеләр дә күп булды. Бәйрәмебезгә шулай битараф калмыйча, чана бизәп килүчеләргә дә,коймаклар кучтәнәчләр белән килгән  авылдашларга да рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Аш буҗи авылында кунакта

9нчы февраль көнне Аш Буҗи авылында  "Гомерләр бер мизгел" дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясап кайттык. Тамашачы безне бик яратып кабул итте. 

Күрше авылларда кунакта...

January 01, 2020

Узешчэн артистларым белән В. Валиеванын "Картлар йорты" эсэрен уз эченэ алган концерт программасы белэн курше авылларга кунакта булдык. 2нче февраль Кэчимердэ, 3нче февраль Пенэгэрдэ чыгыш ясадык. Концертта "Тамчы" бию коллективы да чыгыш ясады.

Зәңгәр ут яктысында.

Иске яңа елны каршылау максатынна"Зәңгәр ут яктысында" дип исемләнгән кичә уздырдык. 

Кыш бабайда кунакта.

January 01, 2020

5нче январь көнне балалар өчен  “Кыш бабайда кунакта” исеме астында чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә килгән балалар төрле уеннар уйнап, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп күчтәнәчләр алдылар.

"Кар бабай һәм Куянкай" курчак театры...

3нче январь көнне клубыбызда эшләп килүче “Балачак” курчак театры балаларны үзенең чираттагы спектакле белән куандырды. “Кар бабай белән Куянкай” исемле әлеге спектаклҗны карарга килгән балалар, рәссам образына кереп, Убырлы карчыкның тылсымлы буяулары һәм тылсымлы кисточкасы белән рәсем ясадылар. Аннары әкият карап ял иттеләр.

Яңа елны каршы алдык.

Яңа еллар белән хөрмәтле коллегалар! Яңа елда барыгызга да иҗади уңышлар һәм сәламәтлек телим. Аралашып яшик! 31нче декабрь кичендә елдагыча, тамашчыбызга яңа ел әкияте бүләк иттек. Җыр, биюләр бедән үрелеп барган әлеге әкиятне тамашачы бик яратып карады. Кунак булып килгән әтәч белән Эт тә бик матур чыгыш ясадылар. Коллегабыз Гөлназ Хисматовага әлеге әкиятнең сценариясе өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Безнең кар сыннарыбыз

Мәчетебезгә 20 ел!

19нчы декабрь көнне Өлге авылында мәчет ачылып халыкка хезмәт итә башлауга 20 ел тула. 
Өлкәннәр сөйләве буенча, 1931нче елда авылыбызда зур янгын чыгып 72 хуҗалык, шул исәптән авылыбызның мәчете дә янып көлгә әйләнгән. 66 ел буена авыл мәчетсез яшәгән. 20 ел элек, 1997нче елның декабрь аенда, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, авылдашларыбыз һәм иганәчеләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, авылыбыз мәчетле булу бәхетенә иреште. Шушы уңайдан 17нче декабрь көнне авылыбыз мәчетендә зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә кунак итеп шушы мәчтне төзүдә күп тырышлык керткән авылдашларыбыз, җитәкчеләребез чакырылган иде. Аларга да, мәчетебезнең бүгенге тормышында актив катнашучы авылдашларыбызга да рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәчет булдыру эшенең башында торучы, беренче имамыбыз Габдулхаков Нурулла абыйның кайтуы барыбыз өчен дә зур куаныч булды.

Кыш бабай мастерскоенда

Бездә яңа елга әзерлек эшләре гөрли. Шушы уңайдан 8нче декабрь көнне, “Кыш бабай мастерскоенда” исеме астында бик матур кичә булды. Биредә балалар Кыш бабайдан килгән хатны укып, ул җибәргән биремнәрне үтәделәр. Кыш бабайның ярдәмчесе Шут аларга чыршыга элү өчен уенчыклар ясарга өйрәтте, төрле уеннар уйнатты. Узып баручы елның символы булган Әтәч тә читтә калмады. Ул да балаларга кызыклы табышмаклар алып килгән иде. Бәйрәм киче дискотека белән дәвам итте. Килгән балалар рәхәтләнеп ял итеп, яңа уенчыклар ясарга өйрәнеп, күтәренке күңел белән таралыштылар.

Мәүлид кичәсе.

1нче декабрь көнне Өлге авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе булып узды. Әлеге матур һәм дә бик эчтәлекле бәйрәмгә Кукмара мәдрәсәсендә эшләүче мөгалимә абыстайларыбыз чакырылган иде. Үзебезнең абыстайларыбыз белән бергә әлеге ханымнарның эчтәлекле, гыйбрәтле вәгазьләре тыңаучларның күңелләрендә булган илһамын, иман нурын тагын да үстерде. 

Көттермәсәк иде әнкәйләрне.

25нче ноябрь кичендә "Көттермәсәк иде әнкәйләрне" исеме астында бәйрәм кичәсе булып узды. Әлеге 
бәйрәмдә авылдашыбыз Венера апа Валиева иҗат иткән "Картлар йорты" әсәрен сәхнәләштердек. 

Әниләр турында җыр һәм шигырь конкурсы.

14нче ноябрь көнне тагын бер районкүләм конкурсны кабул иттек.  Районыбыз авылларыннан килгән төрле яшьтьтәге конкурсантларның иң кечесенә 4 яшь булса, иң өлкәненә 60 яшь иде. Жюри хөкеменә барлыгы 102 чыгыш тәкъдим ителде.  Безнең авылның балалар бакчасыннан да бик матур чыгышлар алып килгәннәр иде.Үзем өч баланы- Багаманова Әдилә, Ахметзянова Айгөл, Егоров Исламны әзерләгән идем. Алар да маур гына чыгыш ясап күп алкышлар яуладылар. Әлегә конкурс нәтиҗәләре билгеле түгел.

Пилмән бәйрәме.

10нчы ноябрь кичендә өлкән яшьтәге ханымнар белән “Бер очрашу үзе бер гомер” исеме астында пилмән бәйрәме булып узды. Әлеге кичәгә килгән ханымнар пилмән ясауда үз осталыкларын күрсәтеп, серләре белән уртаклаштылар. Казахстанда яшәп кайткан авылдашыбыз Алсу апа һәм Үзбәкстаннан авылыбызга кайтып төпләнгән Лидия апалар пилмән ясау буенча мастер класс уздырды. Шулай да безнең ханымнар үзебезчә, традицион алым белән ясауны кулайрак дип таптылар. Уен-көлке сөйләшеп, җырлашып пилмәннәрне ясап бетергәнне сизми дә калдык. Уңган булган апалар, шул арада үз күчтәнәчләре белән менә дигән итеп өстәл әзерләгәч, пилмәннәр пешеп чыкканчы  татарча биеп күңел ачарга да өлгерделәр. Бәйрәм кичәсе табын артында дәвам итте.

Бердәмлектә көчебез!

January 01, 2020

5нче ноябрь көнне халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, балалар өчен “Бердәмлектә көчебез!” исеме астында могҗизалар кыры уены булып узды. Төрле халыкларның гореф-гадәтәре буенча төзелгән сорауланы үз эченә алган уен барышында балалар әлеге өлкәдә белемнәрен арттырдылар. Уен барышында концерт номерлары да күрсәтелде. Уенда Ахметзянова Айгөл җиңү яулады.

"Балкыш" фестивале безднең клубта!

Ветеран, пенсионер райондашларыз арасында ел саен уза торган районкүләм зур конкурс быел безнең клубта узды. 24нче октябру бәйгенең бездә узачагын белеп бик сөенеп кабул иттек. искиткеч бай эчтәлекле матур концерт карау бәхете елмайды авылым тамашачысына. Ә безнең авылдан чыгыш ясаган Альмира апа Шатовна 17 ноябрьда узачак гала концертта да чыгыш ясаячак әле.

Сәламәт булу рәхәт тә, күңелле дә!

                                                                                                                  
4нче октябрь. Балалар белән "Сәламәт булу рәхәт тә, күңелле дә" девизы астында күңелле стартлар булып узды. балалар кызлар һәм малайлар командаларына бүленеп үзара көч сынаштылар. киеренке көрәштә "Өлгер кызлар" командасы җиңеп чыкты. чәй табыны артында сыйланып алгач, бәйрәм яңадан төрле уеннар, дискотека белән дәвам итте.

Кереп барам гомер көзләремә.

October 03, 2017

3нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан "Кереп барам гомер көзләренә." исеме астында чәй өстәле артында очрашу кичәсе  уздырдык. Бәйрәм барышында Өлкәннәрне Җирлек башлыгы Рашидә Гаяновна, ветераннар советы рәисе Равил абый котлады. Авылыбыз абыстае укыган корьән сурәләрен Альмира апа матур мөнәҗәтләр белән дәвам итте. Өлкән яшьтәге Факия апаның моңлы җырлары, җырчы кызларыбызның дәртле җырлары да бәйрәмгә ямь остәп, кунакларыбызга бәйрәм бүләге булды. Шулай ук ел дәвамында мәдәни чараларда актив катнашып килүче өлкәннәребезгә рәхмәт хатлары тапшырдым.

Татарчасын беләсеңме?

30нчы сентябрь көнне уңыш бәйрәменә карата "Татарчасын беләсеңме?" исеме астында балалар өчен уен булып уздырдык. ТНВ каналында бара торган "Переведи" уены буенча эшләнгән әлеге кичәдә балалар көз һәм уңыш темасына караган сүзләрнең татарча тәрҗемәсен эзләделәр. уен бик мавыктыргыч, җиңү өчен барган көрәш бик кызыклы булды. Шулай да, Кукмарадан әбисенә кунакка кайтып бик еш безнең чараларда катнашып килүче кунак кызыбыз Алия Шакировага тиңнәр булмады. Бәйрәмгә килгән нәниләр дә читтә калмады. Көз кызы булып киенгән Зәйнәп аларга кызыклы уеннар әзерләгән иде. 

Кичке уен

September 18, 2017

16нчы сентябрь кичендә кичке уен уздык. Килгэн халыкка пич коймагы, кайнар чэй белэн сыйлану момкинлеге оештырылды. Концерт номерларыннан тыш "Тамчы" бию коллективы белэн татар халкынын жырлы биюле уеннарын уйнап курсэттек. Халыкны да шул уеннарга жэлеп итеп, уйнап аргач, бэйрэм дискотека белэн дэвам итте.

Республикам минем Татарстан!

 29нчы август көнне Татарстан көнен билгеләп үтү максатыннан, балалар арында шушы темага викторина һәм рәсемнәр конкурсы оештырдым. Балалар бик теләп кызыклы морауларга җаваплар эзләделәр, берсеннән берсе матур рәсемнәр ясадылар

Посадка агартабыз...

Бу арада отпускада булсак та посадка чистартырга, агартырга йөрибез әле. эше авыр булса да, күмәк эшләү үзе бер күңеллелек инде ул. Бик арылса да, эшләнгән эшне күреп күңел сөенә. Посадкалар да бик матураеп кала. Чисталык, матурлык үзебез өчен кирәк бит инде...

Чишмә буенда ял.

19нчы июль көнне Өлге авылы балалары өчен клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафннан табигать кочагында ял оештырылды.  Авылыбызның иң матур урыннарының берсе булган салкын чишмә янында, табигать кочагында  уздырылган бу чарада балалар кызыклы уеннарда уйнап, конкурсларда катнашып, үзара көч сынашып, күңелле итеп ял иттеләр, дуслыкларын ныгыттылар. Борынгы самавырга салкын чишмә суы салып чәй кайнатып, хуш исле үлән чәе белән сыйланып алгач, китапханәгә яңа кайткан китаплар белән танышып, үзара фикер алышырга да өлгерделәр. Экология елы уңаеннан оештырылган элеге чарада балаларга табигатьне сакларга кирәклеге, кешенең җир анабызга булган мөнәсәббәтеннән чыгып кем икәнлеге күренә икәнлеге тагын бер кат искәртелде. Табигатьне саклау һәркемнең бурычы.Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны пычратмыйча калдырсак,изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз.Тирә-юнебез чиста,ямьле булсын,һәрчак балкып торсын.

Сабантуй 2017

1нче июль. Көн яңгырлы булды. Гөрләп барган сабантуйны кыл урталай өзеп коеп яңгыр явып китте. шул сәбәпле мәйданда көрәшчеләрдән кала кеше дә калмады. Шөкер, яңгырга кадәр "Тамчы" бию коллективым белән әзерләгән ачылу тантанабыызны күрсәтеп өлгерә алдык. 

Сөлге җыйдык.

26 нчы июнь көнне озак көттергән сабантуй сөлгесе җыйдык. Ә 28е көнне күрше Киндеркүл авылында да сөлге җыюны оештырдык.Кызганыч, быел сабантуй бәйрәме бездә булмый. Кәчимер авылында булачак. безнең җирлектә шулай- бер ел бездә, бер ел Кәчимердә.

Ураза гаете бәйрәмен билгеләп үттек.

January 01, 2020

Ураза гаете авлыбызда бик матур узды. Мөнир хәзрәт мәчеткә йөрүчеләр, авылыбыз активистлары белән берлектә оештырган әлеге чара авыл уртасындагы бик матур болында узды. Биредә балалар өчен күңелле уеннар, кызыклы күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Велосепедта иң акрын йөри белүче, тәгәрмәч тәгәрәтү остасы. кашыкка йомырка салып йөгерү кебек ярышларда балалар бик теләп катнаштылар. Уеннарда катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Һәр бала игътибар үзәгендә булып, рәхәтләнеп ял итеп күңел ачты бу чарада. Күп кенә кыз балаларның яулыктан килүен күреп сокланып сөендек. Димәк гаиләләрдә дингә хөрмәт, ихтирам зур, дини тәрбиягә урын бар дигән сүз. Бәйрәм ахырында җыелган ир балалар командаларга бүленеп фудбол уйнадылар, ә кызлар әти-әниләр аларга көч биреп тордылар. Кыскасы бәйрәм искиткеч матур һәм оештырылган төстә узды. Мондый чараларның дәвамлы, кирәкле булуын гына телисе кала.

Китаплы гаилә- бәхетле гаилә!

January 01, 2020

22 июнь көнне авылыбыз китапханәсендә “Китаплы гаилә – бәхетле гаилә”исем астында Могҗизалар кыры уены үткәрелде. Уенның максаты Гаилә белән китапханә арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итәбелү, балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе , игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү. Тату гаиләнең рәхәтлеген тоярга, күрергә өйрәтү. 
Уенда 9 гаилә катнашты. Һәр өчлек өчен дә катлаулы сораулар сайлап алынган булса да, уенчылар аларга бик тиз җавап бирделәр.Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Финалга Гиниятова Нурания апа, оныгы Алмаз чыктылар, алар супер-уенда да җиңүче булдылар. Уен барышында көйләр яңгырап торды һәм музыкаль тәнәфесләрдә Алия "Әниемә", һәм Гүзәл "Тынычлык" җырларын башкардылар. 
Гаилә белән оештырылган мондый чара китап белән кызыксынуны бермә-бер көчәйтә. Барысы да чарадан канәгать алдылар, истәлекле бүләкләр алдылар, бик күп файдалы мәгълүматлар белделәр һәм өйләренә яхшы кәефләр белән таралыштылар. 

Кунаклар чакырдык.

January 01, 2020

14 июнь көнне Өлге авылы клубында эшләп килүче "Балачак" курчак театры "Аю баласы Мыштык" спектаклен Пычак урта мәктәбендә оештырылган "Кояшкай" лагерына йөрүче балаларга тәкъдим итте. Курчак театры директоры Убырлы карчык ярдәмчесе клоун Кнопка белән бергәләп балаларны клуб ишеге төбенә үк чыгып үзе каршы алды. алар белән уеннар уйнап, ак халат киеп, доктор образына кереп чистартмый йөреп тешләрен бозып бетергән пычкы малаенның тешләрен дәвалау өчен ак халат киеп доктор образына керделә. Курчаклар белән бергә физкультура ясадылар. Мыштык белән бергә тәртипле булырга, спортны, чисталыкны яратырга өйрәнделәр.
 

Бала чагым - бал чагым!

January 01, 2020

10нче июнь көнне Өлге авылында  “Бала чагым- бал чагым” дип исемләнгән балалар концерты булып узды. Россия көнен билгеләп үтү уңаеннан оештырылган әлеге чара клуб каршында оештырылган түгәрәкләргә йөрүче балалар көче белән оештырылган иде. Матур җырлар, яңа биюләр, күңелле скетчлар тамашачыларга бәйрәм бүләге булды.

Балаларны яклау көне.

January 01, 2020

​1нче июнь- балаларны яклау көне Өлге авылында елдагыча бик матур итеп билгеләп үтелде. Башта бәйрәмгә җыелган балалар өчен китапханәче Альбина апалары асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырды. Аннан соң, клуб мөдире, клубта елга якын уңышлы гына эшләп килүче  “Балачак” курчак театрының “Аю баласы Мыштык” исемле чираттагы спектаклен тәкъдим итте. Бу кичәдә балалар, чистартмый йөреп тешләрен бозып бетергән пычкы малаенның тешләрен дәвалау өчен ак халат киеп доктор образына керделәр. Курчаклар белән бергә физкультура ясадылар. Мыштык белән бергә тәртипле булырга, спортны, чисталыкны яратырга өйрәнделәр.

Курчак театры яңалыклары.

January 01, 2020

Курчак театрымны бик яратып алга таба эшләтәм. менә кабат аны яңа персонажлар белән тулыландырдым. Доктор Айболит(ФОТОДА) белән Куянкай театрыбыз артистлары булдылар. Театрымның директоры Убырлы карчыгымны да яңа киемнәргә киендердем. Тиздән безгә 1 яшь тула. туган көнгә әзерлекне башламы да булмас инде. матур итеп билгеләп үтәргә исәп тотабыз.

Яшим һәм хәтерлим...

May 13, 2017

8нче май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттек. Башка елдагылардан аермалы буларак бик үзгә булды бу бәйрәм. Чөнки үлмәс полк өчен зәерләнгән ветераннарыбызның портретлары бар иде. портретлардагы сугышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә кичергән яшь ветераннарыбыз безнең янда кебек тоелды. Кызганыч,көн салкын булды. яңгыр да ява бшлагач, һәйкәл янында үтәлә торган традицион эшләр, һәлак булучыларны искә алу, аларга дога багышлау, һәйкәлгә венок салып бер минутлык тынлыктан соң, ветераннарыбызга дип әзерләнгән бәйрәм программабызны сәхнәдән күрсәтергә карар кылдык. 

Сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Безнең авылыбыздан явыз Гитлерга каршы көрәшкә барлыгы 141 кеше чыгып китә. Шуларның ни-бары 32се генә кире әйләнеп кайта алган. 109 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Шушы коры саннар гына да күп нәрсә турында сөйли,фаҗиганең тирәнлеген ачып сала.

Без яу кырында ятып калганнарның һәм исән кайта алган батырларның батырлыклары турындагы истәлекләрне күз карасыдай сакларга, аларны үзебездән соңгы буынга түкми-чәчми тапшыру өчен барысын да эшләргә тиешбез. Безнең әлеге канлы сугыш елларын онытырга хакыбыз юк!

Инде ветераннарыбыз сафы да нык сирәгәйде. Шулай да безнең авыл башка авылларга караганда бу яктан бәхетлерәк дип әйтергә була. Чөнки , кайсыбер авылларда сугыш ветераннары инде бөтенләй калмаган да икән. Ә безнең  сугышның тере шаһитләре- дүрт  бөртек сугыш ветераныбыз бар! Алар:

Гайнетдинов Мидхат                            Салихова  хәтирә

Салихов Мөбәракҗан                       Мухамадиев Гайфи

 

Дүрт  ветеран- дүрт язмыш.Беренче карашка гына аларның язмышлары охшаш. Бер үк илдә яшәп,бер үк фронт юлын үткән кешеләр булсалар да, аларның һәрберсенең үз язмышы,үз фаҗигасы, үз бәхете бар. Тик, киләчәк буынга булган бер теләк берләштерә аларны: “Сугыш кына булмасын”,- диләр алар. Әйе, сугыш кына була күрмәсен. Калганы барысы да булыр.

Зәрә бәйрәме.

May 13, 2017

Зәрә бәйрәме безнең авылда борынгыдан калган матур традицион бәйрәм. Авыр ачлык, сугыш елларында да аыны уздырмый калмаганнар. Авылда бу бәйрәм өч көн дәвамында уза. Быел да, 29нчы апрель көнне балалар җыелышып бәйрәм уздыру өчен ярма, бирнә җыйдылар. Икенче көнне 30 апрель көнне авылыбызның иң оста пешекчесе Алсу апа Салихова телеңне йотарлык тәмле итеп зәрә боткасы пешерде. Ботка пешкәнче җыелган балалар өчен сабантуй уздырдык. Бәйрәмнең даны елдан ел ераккарак тарала. Чөнки елдан-ел җыелган халыкның саны арта бара. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да зәрә бәйрәмендә катнашу, тәмле, сихәтле боткадан авыз итәргә дип бу көнне авылыбызга кайтырга тырышалар. Ә инде 1нче май көнне балалалар тәм-том җыярга чыгалар.

Шома бас конкурсында катнаштык.

28 апрель көнне Әсән-елга авылында узган "Шома бас" бию конкурсының  икенче сайлап алу турында  катнаштык.

"Сәламәт булыйк!"

​27нче апрель көнне Өлге авылы клубында , балалар өчен, “Сәламәт булыйк!” исеме астында чәй өстәле артында кызыклы очрашу кичәсе булып узды. Авылыбыз фельдшеры Мухутдинова Ясирә апа балаларга гигиена таләплшрен үтәүнең кирәклеген, үзеңне чиста йөртүнең мөһимлеген кызыклы итеп, балаларга аңлаешлы телдә сөләде. Балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Сөйләшү ахырында бергәләп тәмле торт белән чәй эчү оештырылды.

Тукайны сагынып...

Бөек шагыйрь Г. Тукайның тууына 131 ел уңаеннан китапханәдә “Мәңге яши Тукай  безнең күңеләрдә” дигән  КВН үткәрдек. Бу чараның  максаты: балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.

 КВН да “Шүрәле” һәм “Су анасы” командалары үзара көч сынашты.

“Җавап тап”, “Кайсы җавап дөрес”, “Мәкальне дәвам ит” һәм башка кызыклы бәйгеләрдә укучылар бик теләп катнаштылар.2 команда да үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәттеләр, Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Шуннан соң балалар шагыйрьнең  иҗатына багышланган презентация карадылар,  “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән стенд-күргәзмәне кызыксынып күзәттеләр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Викторина бик кызык, мавыктыргыч булды.

Әсән елга артистлары бездә кунакта.

22нче апрель көнне күрше Әсән елга авылы клубы үзешчән артистлары "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип исемләнгән театраль концерт программасы белән чыгыш ясап киттеләр. 

язгы эшләр башланды.

Быелгы яз салкын, яңгырлы булса да эшлисе эшләрне эшләми калып булмый инде. көн җылытканын көтеп ятсаң алга киттем юк. шуңа күрә чистарту- җыештыру эшләрен башлап җибәрдек әле. Юл кырыйларын. посадка буйларын чүптән арындырып кайттык.

Солдат озаттык.

18 апрель көнне иң актив егетләребезнең берсен, Гарифуллин Илназны армиягә озаттык. Вакыты булганда гел ярдәм итеп тора торган, сәхнә белән дус етебез ул безнең. аңа исән-имин хезмәт итеп кайтырга насыйп булсын. Кайткач та әти-әнисенең горурлыгы булып, авылыбызның йөзек кашы булып матур итеп яәргә язсын. Җиңел хезмәт, яхшы дуслар телибез сиңа Илназ!

Арпаяз авылында кунакта.

Кичә, 14нче апрель көнне "Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!" юмор-шоу программабыз белән Арпаяз авылында чыгыш ясап кайттык. "Тамчы" бию коллективыма, театраль коллективларыма, җырчы кызларыма, шоферларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. арпаяз авылы клубы мөдире Зөлфия Хазипова безне ачык йөз белән каршы алып, матур итеп озатып калды. Кызганыч, эш белән шул кадәр мавыкканбыз, фотоаппаратларыбыз өстәлгә зәер торсын дип куелган урында, ничек куйсак шул килеш боегып ятканнар. шул сәбәпле, бу сәяхәтебездән ник бер фото булсын. Дөрес, кызларыбыз селфи ясап йөрделәр йөрүен. Ә шулай да, без үзебезнең эштән канәгать калып. алга таба эшләргә дәрт алып кайттык. Иртәгә шул ук программа белән Кәчимер авылына сәяхәткә китәбез.

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!

Юмор ул- тормышның үзе. Безнең күзләрдән сибелгән очкын, әңгәмәдешеңнең сүзләренә мөкибән китү, күзләреңнән яшьләр килгәнче көлү. Юмор ул- гади кешеләр тормышы. Юмор безгә исән калырга, тормыштан ямҗ табарга ярдәм итә. Ул кешеләрне үзара якынайта, дуслаштыра, кыен хәлләрдән абынмыйча алып чыга. Ә мәзәкләр исә күңелебезгә иң кирәкле сый-хөрмәт. 1нче апрель- көлке көне, юмор бәйрәме. Шушы уңайдан 1нче апрель көнне Өлге авылы клубында  "Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!" исеме астында юмор кичәсе булып узды. Матур биюләр, җырлар белән бергә тамашачыга Ф. Садриевның "Сиңа гына әйтәм" әсәре дә тәкъдим ителде. Тамашачы нәни артистларны да, өлкәннәрне дә көчле алкышларга күмеп, туйганчы көлеп, яхшы кәеф алып таралышты бу кичәдән.

Дуслыгыбыз белән көчле без!

March 21, 2017

Халкыбыз мирасы булган халык уеннарын искә төшерү, яшь буынга күрсәтү, милли горурлык тәрбияләү максатыннан , 22нче март көнне Өлге авылы клубында  балалар өчен “Дуслыгыбыз белән көчле без!” дип исемләнгән уеннар кичәсе булып узды. Кичәгә килгән балалар татар халык киемнәрен киенеп, кайчандыр кичке уеннарда әби-бабалары уйнаган уеннарны уйнап күңел ачтылар. Балаларга бу бәйрәмдә “Гөлбану”, “Ачык авыз”, “яулык яшерәм”, “түбәтәй”, “Капкалы” кебек классик уеннар белән бергә заманча уеннар да тәкъдим ителде. Балалар элеккеге  уеннарны да бик яратып кабул иттеләр, мавыгып уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында уеннардан алган тәэсирләр белән уртаклашу, тәмле чәй белән сыйлану белән дәвам итте. 

Туган телемдә сөйләшәм.

March 12, 2017

Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең туган теле булырга тиеш. Туган тел ул туган йорт, туган авыл, әти, әни кебек үк газиз, кадерле булырга тиеш. Кызганыч, соңгы елларда, ЕГЭ, ОГЭ шаукымнары, интернет, телевидение шаукымнары нәтиҗәсе буларак, татар телебезгә игътибар кимеде. Балаларыбыз күбрәк рус телендә аралаша. чеп-чи татар балаларының да рус телендә аралашуын күреп хайраннар калабыз кайчакта. югыйсэ өйдә татарча сөйләшәбез бит инде. Бу зур проблеманы исәпкә алып 11нче март көнне китапханәче Альбина Салихова "Татар телендә сөйләшәм тулы гаиләмдә" исеме астында туган телгә багышланган викторина уздырды. Викторинада катнашырга Шаякберовлар, Гариповлар, Сергеевлар гаиләләре һәм кызым белән мин килгән идек. Викторина бик тә кызыклы, шул ук вакытта файдалы да итеп төзелгән. Уенда катнашкан балалар рәхәтләнеп кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Туган телебезнең искиткеч, матур, бай булуын күреп сокландылар. Мактанып булса да әйтим: уенның җиңүчесе булып кызым Зәйнәп белән без калдык.

Язгы концерт.

March 08, 2017

5нче март көнне авылыбыз халкына Манзарас мәдәният йорты үзешчән артистлары бик матур бәйрәм кичәсе бүләк итеп киттеләр. Концертта катнашырга районыбызда танылып өлгергән җырчылар Алмаз Харисов, Гөлдания Ярмиева, Зөлфия Хазипова, авылдашларыбыз Илнур Валиуллин һәм Ленара Сергеевалар  да килгән иде. Манзарас мәдәният йорты художество җитәкчесе Руфинә Габделхаева җитәкләгән "Ләйсән" һәм "Йолдызчыклар" бию төркемнәре тамашачыны матур биюләре белән таң калдырды. 

Миллилнер буласың киләме?

February 28, 2017

.25нче февраль көнне Өлге авылы клубында "Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Кемнең миллионер буласы килә?" уены булып узды. Концерт номерлары, күңелле скетчлар белән үрелеп барган әлеге кичәдә миллионерлар исеменә апалы -энеле Язилә һәм Ислам Гариповлар лаек булды. 

кар бабай маҗаралары

February 28, 2017

24нче февраль көнне Өлге авылы клубында, күп санлы авылдашлар соравын исәпкә алып, "Кар бабай маҗаралары" дип аталаган курчаклар спектакле кабатлап күрсәтелде. Әле җәй көне генә эшли башлаган  курчак театрының әлеге спектакле нәни тамашачыга да, өлкәннәргә дә бик ошады. спектакль алдыннан балалар Убырлы карчыкның фотоаппаратына фотога төшеп, истәлеккә әкияти фотолар алыдылар. Курчак театрының деректоры булган Убырлының капчыгына утырып "Убырлы мәктәбенә" дә китмәкчеләр иде дә, тик Убырлының капчыгы гына тишек булып чыкты. Ахырда аның чемоданын ачарга булышып, балалар әкият геройларын йокыдан уяттылар. Спектакль исә, балаларны әкияти урманда куян малайлары ясап куйган Кар бабайның кызыклы маҗаралары белән дус-тату яшәүгә өндәде.

чана бәйрәме

January 03, 2023

5нче февраль көнне Өлге авылында “Чана бәйрәме” узды. Авыл башында Саляхов Гамир тарафыннан ясалган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән һәр кешегә кайнар чәй, яңа пешкән коймак белән сыйлану мөмкинлеге оештырылган иде. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Клуб мөдиренең улы Әсгат оештырган җәядән ук ату бәйгесендә Сазтамак авылыннан кунакка килгән Эльвина Ашрабзяновага тиңнәр булмады. Авылдашлар яшь буынга күрсәтү максатыннан борынгы чаналар да алып килгән иде. Фаезова Нәзирә апа матур итеп бизәп алып килгән 100 яшьлек чанага утырып фотога төшүчеләр дә күп булды. Бәйрәм барышында иҗади конкурс: карга төсле су сиптереп рәсем ясау да оештырылды. Бәйрәмнән халык яхшы кәеф, күтәренке күңел, оештыручыларга рәхмәт хисләре белән таралышты. Өлге авылындагы әлеге искиткеч шәп тауга шуарга килергә барыгызны да чакырып калабыз. Килегез, шуыгыз!

Please reload

Кукмара районы Өлге авылы клубы

© 20 Саляхова Миләүшә Рашит кызы   Сайт создан на Wix.com

  • Facebook Clean Grey
  • Twitter Clean Grey
  • LinkedIn Clean Grey
bottom of page