Миләүшә Рашитовна
01 мар. 2017 г.
күчтәнәч
Регистрационная палата Бабай, Мэули(каравылчы)
Бабай: Нихәл, Мәүли?
Мәүли: О, сәлам, тагын килдеңмени?
Б.: 499 тапкыр киләм шушы зданиегезгә
М.: О-о-о-о-о-о!
Б.: Тагы бер мәртәбә килсәм, 500 була, юбилейный, вот!
М.: Ну без теге, тортлар белән, шарлар белән, салют белән каршы алырбыз, яме? (Көлә.)
Б.: Әле тамада чакыртырсың, вот!
М.: Нинди эш белән йөрисең әле син?
Б.: Соң, хаман шул инде, 499 мәртәбә киләм, хаман шул 25 сотый җиремне оформлять итеп булмый.
М.: Ә-ә-ә-ә-ә ,ә мин менә шушы сканвордны чишеп бетерә алмыйм. Кара, ярдәм ит әле. Ит ашамаучылар ,12 хәреф.
Б.: Ит ашамаучылар?
М.: Кем була ул?
Б.: Ит ашамаучылар – пенсионерлар,вот!
М.: Туры килә!!! Топ-точно!
Б.: Туры килмәскә, алар хәр ит тә ашамый, бал да ашамый,май да ашамый, гомумән, бер әйбер дә ашамыйлар.
М.: Шулай, теш коелгач. Бабай Зуля янына китә.
Б.: Исәнмесез, менә сезгә бер чумадан дакумент, миңа 25 сотый җиремне оформлять итәргә кирәк!
З.: (Көлә) Анын тагы да зуррагын алып килә алмадыгызмы?!
Б.: Тагын да зуррагы – өйдә, бер сандык һәм өч ____ шыгырдап тутырган кәгазь белән! Менә сезгә предварительный документлар!
З.: Ой, җир сезгә кемнән калды?
Б.: Җир миңа әтидән калды! Менә справка!
З.: Ә аңа?
Б.: Аңа аның атасыннан. Менә справка!
З.: Ә аңа?
Б.: Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка! Аңа аның атасынан, менә справка!
З.: Нәрсә, дальше аталары юкмыни?!
Б.: Бар, но анда уже маймыллар китә.
З.: Тәк, бу атаңның атасының, атаңның атасының атасының, атаңның атасының атасының атасының, анаңның атасының атасының анасының…
Б.: Нинди анаңнын? Нинди атаңның? Буталдыгыз бит! Мәүлич чыгып китә.
Б.: Мәүлич чыгып ките, димәк, вакыт унынчы ярты. Точно по графику! З.: Тәк, менә бу соңгы справкада нәрсә язылган? Монда бит бер нәрсә дә аңлашылмый, кем бирде моны сезгә?
Б.: Бу справканы миңа бабайнын бабасының ,бабасының бабасының, бабасының бабасының…
З.: Аны тизрәк үтеп ките булмыймени?! Мәүлич керә: Колбаса ярамадымы?..
Б.: Бабасының бабасына бирелгән справка. Менә, язылган: мин, фамилия – Екатерина, имя – вторая даю землю пра-пра-пра-пра-пра-пра-пра-пра-пра-пра-пра дедушке _____________________________, проживающему по адресу_____________________________________ безвозместно, без возврата, навсегда! Справка действительна, клянусь Суворовым! Подпись: Катя, менә!
М.: Точно, Суворов, ә мин Кутузов дип яздым! Иий…
Б.: Суворовның бер күзен чокып алсаң, ул да Кутузов була.
З.: Тәк, ә менә бабаңның бабасының фотографиясе кайда? Ююк?
Б.: Бабайның бабасының фотографиясен алып килдем, менә! Бабайның бабасының фотографиясе (Фото куя.)
З.: (Көлә) Бу нинди бомжлар көтүе? Кая соң монда сезнең бабагыз?
Б.: Нинди бомжлар көтүе булсын, чамалап сойләшегез! Күрмисез мәллә, Чапай басып тора, Чапай кырыенда – аның аты,у лат кырыенда – колын… дип уйлыйсы, ул колын түгел, минем бабай, ракурсы тискәре ягы белән килгән.
З.: Ә менә бабаңнын паспортының копиясе кая? Ююк?
Б.: Хе! Менә сезгә бабайның паспортының копиясе! Копиясенең копиясе, копиясенең копиясенең копиясе һәм копиясенең купияләренең копияләре! Менә! Күмәм мин сезне кыягазга!
З.: Ә үзе ул кая?
Б.: Кем? З.: Бабагыз?
Б.: Эх, бабай сугышта хәбәрсез югалды, все!
З.: У-у-у-у, болай булгач, булмый! Алыгыз документларыгызны да, кайтыгыз!
Б.: Нишләп булмый?!
З.: Бәлки сезнең бабагыз үлмәгәндер ул? Бәлки ул Германиядә типтереп яшэп ятадыр
Б.: Ыхы…..,типтерерсең 109 яшьтә!!!
З.: Менә мин сезнең җирегезне рәсмиләштерермен, ә ул кайтыр да җир сорар, ә мин аңа каян алып бирим? Юк, булмый, барыгыз, кайтыгыз! Б.: Минем бабай сугыштан кайтмаячак. Менә справка!
З.: бу нинди справка? Нинди телдә язылган бу? Монда бит бер ни дэ аңлашылмый!
Б.: Аңлашылмый, анны бит менә болай тотырга кирәк! Анда борынгы татачалатып, урысчалатып, немесчәләтеп язылган! Менә: мин фамилия – Гитлер, имя – Фашист даю справку, что дедушка ______________ , проживающего по адресу_____________________, к сожалению, навсегда капут, все! Справка действительна, клянусь Рейхом, подпись – Гитлер капут! Менә! Рәсмиләштерегез минем документларны, җирне! Мәүли гырлый,
Б.: Мәүли, кадерлем ,уң кырыеңа борылып ят әле!
М.: Сыеша алмадың инде.
Б.: Менә шулай, хатының тавышы белән дәшсән ,уң кырыена борыла да,аннан соң гырламый ул.
З.: Карыйм, сез монда беренче тапквр гына килмисез?!
Б.: Мин монда 499 мәртәбә киләм. Мин монда хәзер сугышка барган солдат кебек әзер,вот! Так что, рәсмиләштерегез җирне!
З.: Ләкин барыбер рәсмиләштереп булмый!
Б.: Нишләп?
З.: Чөнки сезнең җирегездә рәсмиләштерелмәгән фундаментлы төзелеш бар. Башта менә шул фундаментлы төзелешне рәсмиләштерегез, аннан соң гына җирегезне оформлять итербез. Барыгыз,кайтыгыз!
Б.: Туктагыз, тукта, ул рәсмиләштерелмәгән фундаментлы төзелеш – ул бит это ясы. Эт оясы, анда Шарик яши.
З.: Темболее, анда Шарик яши. Менә мин сезнең җирегезне рәсмиләштерермен, ә сезнең Шаригыгызка җир кирәк булыр, ул киллер дә мине судка бирер?! Юк, булмый, барыгыз,кайтыгыз.
Б.: Минем Шарикка җир кирәкми, менә справка. Мин, _______________ эте, Шарик, отец неизвестный, даю справку о том, что мне земля не нужна, подпись – Шарик, даю лапу. Все! Рәсмиләштерегез минем җирне!!!
З.: Ләкин барыбер рәсмиләштереп булмый!
Б.: Нишләп???
З.: Шарик үзе кирәк.
Б.: Сезнең башыгызга шарик кирәк! Но мине болай гына җиңеп булмый, мин әзерләнеп килдем!
М.: Э-э-э-э-э-э! Монда хайваннар белән керергә ярамый, шо такое?! (Шарик өрә башлый, аңа җавап итеп Мәүлич тә өрә.)
М.: Кара, өргән булла! Мин 30 ел буе монда өреп утырам инде!
Б.: Мәүлич, син нәрсә, бу бит – Шарик.
М.: Шарик түгел бу, лошарик синең! Б.: (Зуляга) Менә Шарик.
З.: Бу Шарикмы? Кая соң аның паспорты? Б.: Меңду прочим, безнең илдә паспортны 14 яшьтән соң гына бирәләр, ә Шарикка әле 7 генә яшь, шулай бит, Шарик?
З.: Сезнең этегез бик сәер күренә, уү акылындамы ул?
Б.: Үз акылында булмый, синең акылыңда булмас инде! Между прочим, бик акыллы эт ул, Шарик, икегә икене кушкач, ничә була?
Ш.: 4.4.4!
М.: Вэт акыллы эт, маладис, бир бишне!
Б.: Менә, рәсмиләштерегез җирне, бар да тәртиптә.
З.: Ләкин барыбер рәсмиләштереп булмый!
Б.: Нишләп?
З.: Бәлки сезнең этегезнең балалары җиргә дәгъва белдерер?
Б.: Белдермиләр, авылның бөтен анна этләреннән подпись җыеп чыктым, аның балалары юк һәм булмаячак! Все! Менә! Рәсмиләштерегез!
З.: Ай, сез беләсезме, сезнең бөтен документларыгыз да тәртитә… шикелле.
Б.: Ничек «шикелле»?
З.: Ну менә беләсезме, нәрсәдер җитмәгән кебек. Б.: Кемгә нәрсәдер җитмәгән кебек?
З.: Ну менә (кул белән күрсәтеп) нәрсәдер битмәгән шикелле, аңлыйсызмы мине?
Б.: Мин анны аңласам, монда 499 мәртәбә килмәс идем…
З.: Ну ярар. Сез менә бу документларыгызны алыгыз да, кайтыгыз. Җаегыз чыкса, иртәгә килеп китегез. Ә мин уйлармын, нәрсә җитмәәнен ,сез дә уйлагыз. Мин бит инде сезгә килгән саен әйтәм, нәрсәдер җитми дип. (Бабай документларын Зуля кулыннан йолкып ала)
Б.: Нәрсә битми икән бу апага, Шарик? (Шарик башына төртеп күрсәтә)Вот-вот, мин дә шулай уйлыйм, акыл җитми. Төзеп бетерделәр бөтен Рәсәй буйлап шушындый зданияләр. Нишләтеп бетерерсең, ничек йөреп бетрерсең !
М.: Эй, кто сделал лужу?
Б.: Мәүли, рәхмәт әйт, Шарикны гына алып килдем, лужа ясады, иртәгә сыерны алып киләм, лепешка ясыячак! [�`17z@65P���1���^
Лайк