Скетч "Көнче күбәләк"
Хатын: - Кадерлем, кайтып җиттеңме? Тапочкалар шунда, ишек төбендә. (Ир керә пырылдап) Кайтып җиттеңме? Ир: Син нәрсә, тапочкалар дип яхшатланып утырган буласың ,ә? Нишләп анда күрше Маликның машинасына утырып кайттың ә? Х. Иии, моны кем әйтте инде сиңа? Гайбәтче Әлфиядер инде, име? Ир. Әлфия әйтмәде. Әлфия дөрес сөйли ул. Ник утырдың аңа, беткәнмени машина? Әнә автобуска утырып йөр, барыбер бушка йөрисең! Тота да кереп утыра шуның машинасына! Х. Тугыз этажлы йортта яшәүче бөтен ир-атны да көнләшеп чыктың инде, шул Малик кына калган идемени? Ир. Син үзең гаепле! Әнә беркөнне подъезд кырыендагы агач төбендә бер ир белән сөйләшеп тордыңмы?! Үзем күреп тордым! Х. Әәә, әйтәм аны шул ук көнне чыгып кистең, Ир. Мондагы бөтен агачны кырып бетерәм әле мин! Х. Иии, Малик инде менә, тукталышта ике зур сумка белән тора идем, “Әйдә күрше , утыр алып кайтам”,- дигәч, утырдым. Ир. Утырма, Ник утырасың аңа? Булды җитте, китәм! Х. Китәсең??? Ир. Китәм кәнишне! Сколько можно мужика мучить? Х. Юлыңа ак җәймә! Ир. Әәә, ак җәймәме? Син специально мин китеп торганны көтәсең да? Китәм! Китәм дә мин! Х. Кая китәсең инде, әти-әниләреңә барып 2 сәгать утырасың да, кайтасың! Ир. Кая минем носкилар? Х. Носкиларың юган, ванныйда, ванныйда дим, юган. Ир. Ник юасың аны, Маликныкын ю әнә! Әәә, син мин киткәнгә ышанмыйсың да? Х. Юк. Ир. Китәм мин, китәм! Мин не пропаду! Менә син пропадешь, 3 мең акчаң белән! Мин әле яшь, эшләрмен, өйләнермен. Әнә хәзер теге досугка ирләр җыялар ди, бер хатын белән йокласаң, бер мең тәңкә ди. Вот, мин не пропаду! Х. Әәәә, алайса син бик күп акча эшлисең инде, аена 2 мең тәңкә! Ир. Ярар, юк, син мин киткәнгә ышанмыйсың да? Х. Ышанмыйм, ышанмыйм. Ир. Китәм мин, син хәзер мин югында... Әә, тукта, стенканы карыйм әле, рюмкалар буталмады микән? (Карый) Әһә, менә дүртенче белән сигезенченең урыннары буталган. Значит кемдер кергән сиңа, эчәргә... Х. Тукта инде, соң бит мин ул стенканы юмыйча тормыйм, тузаннарын сөрттем, шунда буталгандыр. Ярар инде, ярар... Ир. Хе, алдама! Әнә-әнә, кара әле, Маликның мыегы үстеме әллә, балконга мыеклы ир менгән, синең янга менгән ул! Әле мин китмәгән, уже синең янга менгәннәр! Х. Нишлисең син? Тугызынчы этажга Малик ничек менсен, балконга? Әнә кара, әткәйләр алып килгән иткә песнәк килгән, песнәк койрыгы ул! Ир. Кешшш! Малик синең өчен космостан да төшәргә мужет . Юк, син ышанмыйсың мин киткәнгә да? Хәзер мин сиңа икмәк тотып ант итәм! (Чыгып китә, бераздан керә) Кем үткенләде бу пычакны? Минем пычак үткенләмәгәнгә инде бер ике ел бар, кулны кисә яздым даже. Х. Менә син үткенләмәгәнгә күрә, күше Салих бабайны чакырдым. Ул үткенләп бирде. Ир. Малик исемле Салихмы? Все, менә, ипидер, китәм! Сколько можно мужика мучить? Китәм! Пока! Х. Тукта инде, тукта, көнче күбәләгем, кил әле, утыр әле, син ашамаган да бит әле. Син яраткан токмачлы аш пешердем. Ир. Әнә, Малик ашасын! Х. Әй-әй-яй, көнче күбәләк! (Башыннан сыйпый, аннан ир дә биленнән кочаклый) Ир. Хатын, син мине яратасыңмы? Х. Яратам, әлбәттә. Ир. Юк, яратмыйсың син мине. Х. Нишләп? Ир. Яратсаң, миңа кияүгә чыкмаган булыр идең. Миңа юри чыккансың син. Ә син берәрсе белән үбештеңме кияүгә чыкканчы? Х. Юююк. Ир. Әй ялганлап торма, үбешкәнсең инде. Х. Юк дим инде. Ир. Әй, үбешкәнсең инде, мондый чибәр хатын ничек үбешмичә торсын ди. Х. Юк дим бит инде. Ир. Үбешкән инде, үбешкән, лучше дөресен сөйлә. Х. Ну ярар инде алайса, үбештем. Ир. Кем белән?! Кайда ? Ничек? Күпме? Х. Тукта әле, тукта. Без бит синең белән 16 да өйри башлап, 18 дә өйләнештек, кем белән үбешим? Ир. Аны 13 яшьтә дә үбешеп була. Әнә, әйтәм бит үбешеп йөргәнең син. (Утыра) Ну все, хатын, китәм булгач, китәм, баста. Миңа китмичә дә булмый инде хәзер. Х. Нишләп? Ир. Соң ипи тотып ант иттем мин хәзер. Минем бит әле теге дөньяга да барасы бар. Менә безнең күршеләр талашалар име, Әкълимә апалар, талашалар да. Зартдин абый китми. Чөнки Әкълимә апа ялына, китмә ди. Син бит әнә скатертью дорога дип торасың, ак җәймә дип. Китәм. Х. Ярар соң инде алайса, Рәфис, китмә инде, бала ятим кала бит. Ир. Ә кстати, кыз кая соң әле, кая кыз? Х. Күршеләрдә. Бергәләп дәрес карарга дип күршеләргә кереп китте. Ир. Әәә, уже күршеләргә кертә башладыңмы, ияләшә торсынмы? Мин киткәч син аның фамилиясен дә үзгәртмәкче буласыңдыр әле ә? Х. Соң инде, ирем нәрсә дияр? Ир. Әәә, син әле мин юкта без икәү йоклаган караватта башкалар белән йокламакчы буласыңмы? Апкитәм, караватны да апкитәм, квартирны да апкитәм Все карчык, китәм. Х. Ай аллам,тукта инде, кил әле дим бит, кил әле... Ашамадың да бит әле... Ир (утыра) Малигың ашасын дидем бит инде... Китәм, карчык, все! Х. Ярар инде, Рәфис, китмә инде, кыз ятим кала бит. Ир. Син нәрсә, болай син урамдагы сыерга әйткән кебек кенә әйтәсең. Х. (Артистланып) Ярар инде, Рәфис, китмә инде, кыз ятим кала бит! Ир. А-аа, прәме Софи Лорен син ә? Актриса мәллә син? Син аны чын күңелдән әйтергә тиеш, мин әйткәнгә генә түгел Х. (елап) Ярар инде Рәфис, китмә инде, кыз ятим кала бит.. Ир. Ну ладно! Китмим инде алайса, әйдә. (Керәләр) Залга карап: Нәрсә минем хатынга карап торасың ә? . .
Сайт тулылану юлында. Әлбәттә балалар өчен дә сценарийлар булачак. Курчак театры өчен куелган материаллар балалар белән скетч итеп кую өчен дә бара.
Балалар белэн куя торган миниатюралар юкмы, Милэушэ? Булса, шушында куя алмыйсызмы? Бик куплэргэ кирэкле эйбер булыр иде.
Әлеге скетчны кем җибәргәнен хәтерләп калмаганмын. Автордан гафу үтенәм.